ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 29 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 444 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 17 халыкара рейслар. 2367 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2774 кеше килгән.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Зур Урам урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Әлеге урамда урнашкан 7 нче номерлы йорт тирәсендәге юл өлеше һәм яшел зона 2 нче октябрь сәгать 22.00 алып 3 нче октябрьгә кадәр хәрәкәт өчен ябыла.
Казанда 2-30 октябрьдә Карл Фукс урамында Большая Красная урамы белән кисешкән юл өлешендә һәм тротуарда хәрәкәт туктатыла.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традициягә кергән тантаналы чара булып узды.
1 октябрьдән Татарстанның “ЮВТ АЭРО” АҖ авиакомпаниясе Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча рейсларны атнага 2 тапкырдан 5 тапкырга кадәр арттырды. Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә башкарыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 49 очрагы теркәлгән.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

1 нче октябрь көнне сәгать 6.00 алып 9 нчы октябрь сәгать 22.00 кадәр Әхтәмов урамында 19 нчы номерлы йорт янында – автомобильләрнең Нариманов урамы ягына таба хәрәкәт юнәлешендә юл өлеше ябыла.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 23 халыкара рейслар. 2442 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2942 кеше килгән.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Юлның ябылуы төзелә торган офис үзәгенә инженер коммуникацияләр сузу эшләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International