Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган традициягә кергән тантаналы чара булып узды.
Министрлыкта төрле вакытта эшләгән һәм хәзер дә эшләүче 48 ветеран бар. Транспорт комплексының уңышы күбесенчә ветераннарның үз эшләренә тугры караулары һәм профессиональлекләре белән бәйле. Тармак ветераннарын бәйрәм белән кайнар котладылар һәм бары тик изге теләкләр генә теләделәр.
Министрлык хезмәткәләренең балалары арасында махсус Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Пусть осень жизни будет золотой…» дип аталган рәсемнәр һәм поделкалар бәйгесе игълан ителде. Иң яхшы эшләр министрлык фойесын бизәде.
Бу бәйрәм көнендә министрлык ветераннарына концерт программасы оештырылды һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.