1 октябрьдән Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан - Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча рейслар санын арттырды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

1 октябрьдән Татарстанның “ЮВТ АЭРО” АҖ авиакомпаниясе Казан - Санкт-Петербург - Казан маршруты буенча рейсларны атнага 2 тапкырдан 5 тапкырга кадәр арттырды. Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә башкарыла.


Очулар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” һава судноларында гамәлгә ашырыла. Дүшәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә очкыч 12.00 оча, шимбә көнне – 18.40. Очу вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итә.


Авиабилетларның бәяләре 5000 сумнан башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International