Казанда Әхтәмов һәм Красный Пожарник урамнарында юл өлешләре ябыла

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Казанда Әхтәмов һәм Красный Пожарник урамнарындагы юл өлешләре автотранспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.

1 нче октябрь көнне сәгать 6.00 алып 9 нчы октябрь сәгать 22.00 кадәр Әхтәмов урамында 19 нчы номерлы йорт янында – автомобильләрнең Нариманов урамы ягына таба хәрәкәт юнәлешендә юл өлеше ябыла.

1 нче октябрь көнне сәгать 6.00 алып 2 нче октябрь сәгать 22.00 кадәр Красный Пожарник урамында 1 нче номерлы йорт тирәсендә транспорт хәрәкәте туктатыла. 2 нче октябрь көнне сәгать 22.00 алып 4 нче октябрь сәгать 6.00 кадәр Красный Пожарник урамында Әхтәмов урамы белән кисешкән юл өлешендә шулай ук транспорт хәрәкәте чикләнә.

Әлеге күренешләр җылылык үткәргечне капиталь төзекләндерү эшләре белән бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International