Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 284 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 16 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,09 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,22 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 23 халыкара рейслар. 2442 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2942 кеше килгән.

30 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, күп районнарда яңгыр, төньяк-көнчыгыштан, төньяктан талгын җил. Температура көндез: +12 - +17 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International