Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 25 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 27 очрагы, 22 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 328 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.