3 октябрьдән Казанда Пушкин һәм Бассейн урамнарында автотранспорт хәрәкәте өчен юл вакытлыча ябыла

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Агымдагы елның 3 нче октябрь көненнән алып 2016 елның 30 нчы июненә кадәр Казанның Пушкин урамында 78 нче номерлы бина яныннан алып Бассейн урамындагы киселешкә кадәр Бассейн урамыннан “Казан” милли мәдәни үзәге ягына таба хәрәкәт юнәлешендәге юл өлеше хәрәкәт өчен вакытлыча, җәяүлеләр өчен каралган тротуар буйлап хәрәкәт тулысынча туктатыла. Шушы ук вакыт аралыгында Бассейн урамында 1 нче номерлы бина янынан алып Пушкин урамындагы киселешкә кадәр, Большая Красная урамыннан алып Пушкин урамына таба хәрәкәт юнәлешендәге юл өлешендә автотранспорт хәрәкәте туктатыла.


Әлеге күренеш төзелә торган офис үзәгенә инженер коммуникацияләр сузу эшләре белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International