2 һәм 3 октябрьдә Казанда Зур Урам урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе
Казанда Зур Урам урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Әлеге урамда урнашкан 7 нче номерлы йорт тирәсендәге юл өлеше һәм яшел зона 2 нче октябрь сәгать 22.00 алып 3 нче октябрьгә кадәр хәрәкәт өчен ябыла. Академик Губкин урамыннан алып автотранспорт хәрәкәте юнәлешендә кисәтә торган билге барлыкка киләчәк.

Биредә җылылык үткәргеч юлын сузу өчен койма белән әйләндереп алу эшләре башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International