Мәктәп каникуллары һәм бәйрәм көннәре алдыннан “Көньяк” автовокзалы түбәндәге еш кулланылыштагы юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра: Тольятти, Уфа, Димитровград, Күмертау, Салават, Мелеуз, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Чирмешән, Баулы, Бөгелмә, Октябрьский, Туймазы, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак, һ.б.
Шулай итеп, 30 нчы октябрьдә Чистайга (13.50, 14.50, 16.00, 17.15, 18.30), Нурлатка (13.40 һәм 14.30), Чирмешәнгә (14.40), Түбән Камага (15.30, 18.20), Базарлы Матакка (16.20) һәм Болгарга (17.30) өстәмә рейслар планлаштырылган.
Шулай ук 31 октябрь, 1 ноябрь, 4 ноябрь һәм 7-8 ноябрь көннәрендә Зөягә (08.40) һәм Болгарга (09.00) өстәмә рейслар оештырыла.
Тулырак мәгълүматны автовокзалның белешмәләр хезмәте телефоны (843) 237-33-23 аша белергә мөмкин.