Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,79 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,10 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 15 халыкара рейслар. 2627 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2355 кеше килгән.
23 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяктан талгын җил. Температура көндез +4 гр. кадәр.