Казан - Санкт-Петербург авиарейсы җәдвәле үзгәрде

2015 елның 20 октябре, сишәмбе
Көзге-кышкы чор башлану белән “Ювт Аэро” авиакомпаниясе Казан – Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча яңа җәдвәл кертте.

Пассажирларның уңайлылыгы өчен Казаннан Санкт-Петербургка иртәнге рейслар оештырылган. “Ювт Аэро” компаниясе рейслары белән дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга көннәрендә, Казаннан 6.55 сәгатьтә очып китеп, пассажирлар Санкт-Петербургка 9.15 сәгатьтә килеп җитәчәкләр. Чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә очкычлар Казаннан 6.00 сәгатьтә кузгала һәм 8.15 сәгатьтә төньяк башкалага төшәчәкләр.

Санкт-Петербургтан Казанга иртәнге рейс белән сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 10.15 сәгатьтә очарга мөмкин, Казанга 12.25 сәгатьтә төшәчәкләр. Кичке рейс белән Казанга дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 20.55 сәгатьтә очып була, чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә - 22.30 сәгатьтә. Билет бәясе – 4400 сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International