“Россиянең транспорт системасын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында Сөлек авылына кадәр юл төзелде.
Юлның озынлыгы 1,96 чакрым, ул Сөлек торак пунктын төбәк әһәмиятендәге “Большое Нуркеево – Кадряково” юлы белән тоташтыра. Юл авылның төп урамы буйлап уза. Бүгенге көндә монда 220 кеше яши.
Юл V техник категория нормативы буенча 4,5 м киңлектәге хәрәкәт полосасы белән проектланган. Эшләр барышында 13 юл билгесе, 17 сигнал баганалары куелды, автобус мәйданчыгында павильон урнаштырылды. Шулай ук тимер-бетоннан ясалган 4 суүткәргеч торба сузылды.
Эшләрнең генераль подрядчысы - “Татавтодор” ААҖ, проект төзүчесе - “Спецдорпроект” ҖЧҖ.