Республикада үткән тәүлектә 11 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 25 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 319 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Октябрьнең 20 көне эчендә республикада 296 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 45 кеше һәлак булган һәм 336 кеше төрле тән җәрәхәте алган.