Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 292 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 47 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,73 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 52,96 метр (65,9 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 20 халыкара рейслар. 2655 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2543 кеше килгән.
22 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: -1 - +4 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.