«Южный» һәм «Восточный» автовокзаллары бәйрәм алдыннан пассажирларга хезмәт күрсәтергә әзер. Биредә барлык маршрутлар буенча билетлар сатыла башлады.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 18 очрагы, 34 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 405 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.
Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан – Пермь – Ханты-Мансийск (һәм кире якка) маршруты буенча рейсларны 2016 елның 2 гыйнварыннан гамәлгә кертәчәк.
25 нче декабрьдә 08.00 алып 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлында урнашкан 930 нчы чакрымдагы тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының 2015 нче елның 16 нчы декабреннән 7-5/Т номерлы карары нигезендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тарифлар билгеләнде.
Республика юлларында 210 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 129.
Беренче рейсны 2015 елның 2 нче июнендә Казан-1 тимер юл вокзалыннан тантаналы рәвештә юлга озатканнар иде.
Очышлар атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50-урынлы “Bombardier CRJ200” самолетларында гамәлгә ашырыла.