Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 210 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 129.
Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 7 халыкара рейслар. 1716 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1818 кеше килгән.
24 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, юеш кар, яңгыр, көнбатыштан салмак җил. Температура: -1 - +4 гр. Юлларда бозлавык.