ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Ханты-Мансийск, Краснодар һәм Нижневартовск шәһәрләренә очышлар ача

2015 елның 25 декабре, җомга

 

Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан – Пермь – Ханты-Мансийск (һәм кире якка) маршруты буенча рейсларны 2016 елның 2 гыйнварыннан гамәлгә кертәчәк. Гыйнварның беренче ике атнасында очышларны 2, 4, 6, 11 һәм 13 гыйнварда башкарырга мөмкин. 18 гыйнвардан алып 24 мартка кадәр – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә атна саен.

Очышлар Казаннан Нижневартовск һәм Краснодарга кадәр 2016 елның 3 гыйнварыннан старт алачак.

 Авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru) җәдвәл белән танышырга, билетларны бронировать итәргә һәм сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International