Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты Татарстан территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тарифлар билгеләде

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

 

Тарифлар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының 2015 нче елның 16 нчы декабреннән 7-5/Т номерлы карары нигезендә шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә яңа тарифлар билгеләнде.

 

Йөрү бәясе түбәндәгечә билгеләнгән:

 

пассажир барган маршрут буенча беренчедән алып икенче ун чакрымлы зоналарга  - 22 сум;

өченче зона – 18 сум;

дүртенчедән алып сигезенче зонага кадәр – 16 сум;

тугызынчыдан алып унөченче зонага кадәр – 14 сум;

ундүртенчедән егерменче зонага кадәр – 12 сум.

 

          Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә бер ун чакрымлы зонага тариф башка якын тирә төбәкләрнекенә караганда кимрәк. Мәсәлән, Түбән Новогород, Свердловск, Оренбург өлкәләреннән 1,5 тапкырга кимрәк, Самара, Киров, Саратов өлкәләреннән, Мордва, Мари Эл, Башкортостан республикаларыннан 2 тапкырга кимрәк һәм Чувашия Республикасыннан 3 тапкырга кимрәк.

 

          Закон нигезендә, тарифлар, ТР Юстиция министрлыгы сайтында рәсми басылып чыккан көннән 10 көн узгач, гамәлгә керә, ягъни 29.12.2015.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International