Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 278 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 220 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 139.
Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 13 халыкара рейслар. 2413 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2256 кеше килгән.
25 нче декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар явачак, төньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 гр. Юлларда бозлавык.