18 нче декабрьгә кадәрге мәгълүматлар буенча Мәскәү-Казан маршрутында хәрәкәт итә торган ике катлы поездлар 290 меңнән артык пассажир ташыган

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Беренче рейсны 2015 елның 2 нче июнендә Казан-1 тимер юл вокзалыннан тантаналы рәвештә юлга озатканнар иде. 18 нче декабрьгә кадәрле мәгълүматлар буенча 23/24 номерлы ике катлы поездлар 293100 пассажир ташыган. Чагыштыру өчен: шушы ук чорда 1 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды 137200 пассажир ташыган.

23/24 номерлы поезд көн саен хәрәкәт итә. Мәскәүдән юлга кузгалу вакыты – 23.08, ул Казанга икенче көнне сәгать 10.45 килеп җитә. Поезд Казаннан сәгать 17.10 юлга кузгала һәм Мәскәүгә икенче көнне сәгать 5.38 килеп җитә.

Россия территориясендә ике катлы поездларны Мәскәү – Санкт-Петербург, Мәскәү – Адлер, Мәскәү – Воронеж, Мәскәү – Самара маршрутлары буенча күрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International