Татарстанның ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан-Чиләбе-Новосибирск маршруты буенча даими авиарейс ачты. Очышлар атнага ике тапкыр – чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә 50-урынлы “Bombardier CRJ200” самолетларында гамәлгә ашырыла. Борт Чиләбегә 1 сәгать 15 минуттан соң төшә, Чиләбедән соң самолет Новосибирскка очып китә, очыш вакыты – 2 сәгать.
“ЮВТ Аэро” акционер җәмгыятенең техник директоры Станислав Козленко хәбәр иткәнчә, алга таба рейслар саны атнасына өч тапкыр булачак.
Билетларны авиакомпания сайтында (http://uvtaero.ru) сатып алырга мөмкин.