25 нче декабрьдә 08.00 алып 16.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Нократ Аланы автомобиль юлында урнашкан 930 нчы чакрымдагы тимер юл кичүе транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Әлеге вакытта монда юл түшәмәсен тәртипкә китерү буенча эшләр алып барылачак.
Иң якын тимер юл аркылы чыгу урыны 927 нче чакрымында тәкъдим ителә.