Татарстан Республикасы территориясендә 21 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 73 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 472 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Республика юлларында 416 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 299.
Узган җомгада XX «Иминлек һәм элемтә» форумы кысаларында “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч-2016” дигән VIII республика бәйгесе узды.
Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 нче марттан көн саен йөри торган 6925 нче номерлы Кизнер-Казан шәһәр яны поезды (Кизнердан 19:58 китә – Казанга 23:07 килә) өчен 804 нче чакрым тукталыш пунктында өстәмә тукталыш (22:34 – 22:35) оештырыла.
Республика юлларында 369 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 246.
24-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә 110 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 416 очрагы, 283 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1938 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Горький тимер юлы полигонында шәһәр яны поездлары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәк.
Бүген төзекләндерү эшләреннән соң федераль әһәмияткә ия Р-239 “Казан-Ырынбур” автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күпере буенча хәрәкәт ачылды.
Республика юлларында 406 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 311.
25 нче февральдә 15.30 сәгатьтә гомуми кулланылыштагы Казан-Ырынбур федераль автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күперендә яр буе терәге җимерелгән. Юлда хәрәкәт туктатылган.