Казан-Ырынбур автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күпере буенча хәрәкәт туктатылган

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

          25 нче февральдә 15.30 сәгатьтә гомуми кулланылыштагы Казан-Ырынбур федераль автомобиль юлының 173 нче чакрымында урнашкан Шишмә елгасы күперендә яр буе терәге җимерелгән. Юлда хәрәкәт туктатылган.

          Әлеге участокны урап узу юлы оештырылган: Казан-Ырынбур юлының 160 нчы чакрымыннан алып Яңа Чишмә аша һәм Казан-Ырынбур юлының 175 нче чакрымына кире чыгып. Урап узу юлының озынлыгы 39 чакрым тәшкил итә.

          Ырынбург ягыннан килүче автомобильчеләргә маршрутларын, М-7 “Идел” юлына чыгып,  Әлмәт-Яр Чаллы юлы аша планлаштырырга тәкъдим итәбез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International