Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 26 феврале, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 244 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 406 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 311.

 

Казан аэропортыннан 53 рейс башкарылган, шул исәптә 2 халыкара рейс. 1446 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1788 кеше килгән.

 

26 нчы февральдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, урыны белән яңгыр яварга мөмкин, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, бозлавык. Температура: -2 - +3 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International