ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында коррупцияне кисәтү чараларының берсе булган 2025 елда 2024 ел өчен хисап декларация кампаниясе тәмамланды.

2025 елның 10 мартыннан Вознесение трактының икенче этабы буенча 1 161 800 автомобиль узды. 10 марттан башлап тәүлеккә уртача 12 мең 300 транспорт чарасы йөри. Вознесение тракты буенча йөрүләр саны Мамадыш трактындагы трафикның уртача 25,8% ын тәшкил итә.


13
июнь, 2025 ел
җомга

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл төзүчеләр Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү районында Рәхимов урамын (Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр)  төзекләндерүгә керештеләр. Юл 0,8 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә. 


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бәйрәм көннәрендә пассажирлар агымы арту сәбәпле, 12 июньдә өстәмә иртәнге поезд билгеләнә: Казан – Йошкар-Ола поезды Казан станциясеннән 06.46 сәгатьтә китә, Йошкар-Олага 09.55 сәгатьтә килә.

Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар юл төзелеше, бистә эчендәге юлларның торышы һәм Татарстан Республикасында халыкка транспорт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.


10
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүгенге көннән Азнакай муниципаль районында 1,0 – 3,6 км участогында Азнакай шәһәрен урап уза торган Татарстан Республикасы гомуми файдаланудагы төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасында 0,1 км - 1,4 км участогында Саескан Тавы - Шәле автомобиль юлы ремонтлана. Юл Балык Бистәсе һәм Лаеш муниципаль районнары территорияләре аша уза.


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүгеннән башлап Мөслим муниципаль районында ТР Актаныш – Мөслим гомуми кулланылыштагы автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябыла. Монда Ык елгасы аша күперне ремонтлаячаклар.

583 нче Казан – Анапа балалар поезды Горький тимер юлында 2025 елда беренче рейска киткән. Анда Татарстан Республикасыннан 500дән артык бала пассажир булды. Якындагы берничә атнаны алар Кара диңгез яр буе курортларында үткәрәчәк.

Контроль (күзәтчелек) органнарының профилактика эшчәнлегенең мөһим элементларыннан берсе булып эшкуарлык субъектларына контроль (күзәтчелек) законнарын үтәү өлкәсендә хаталарны булдырмау чаралары турында мәгълүмат бирү тора, ул эшкуарлар өчен контроль (күзәтчелек) эшчәнлеге турында «Тикшерелгән бизнес» мәгълүмат порталында (алда – Портал) урнаштыру юлы белән дә гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International