ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 124 беренче сыйныф укучысына, шулай ук әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балаларга портфельләр тапшырды.
Бүләкләү тантанасы Теләче авылы мәдәният йортында узды.
Һәр букчага кирәкле канцелярия кирәк-яраклары салынган. Биредә дәфтәрләр, пластилин, фломастерлар, линейкалар, төсле карандашлар, гуашь, пумала, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Шулай ук, күркәм гадәт буенча, быел портфельләрне безнең Министрлык хезмәткәрләренең балаларына тапшырдылар, алар беренче тапкыр мәктәпкә барачак. Быел беренче сыйныфка 2 хезмәткәрнең балалары тәүге адымнарын ясаячак.
Якынлашып килүче 1 сентябрь белән, беренче сыйныф укучыларыбыз! Мәктәп тормышы сезгә файдалы белемнәр һәм яңа ачышлар бүләк итсен!