Татарстан Республикасының Спас муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 7,3 - 9,3 км участогында Болгар – Танкеевка автомобиль юлын ремонтлау төгәлләнгән, аның озынлыгы 2 км, киңлеге- 7 метр.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16НН асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетон өслегенең өске катламын 14 мең кв.м мәйданда җәю, 5 мең кв. метрдан артык мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән җәеп вак таш белән ныгыту эшләре башкарылды, юл билгеләре ясалды.
Юл Болгар шәһәренә һәм Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына керү юлын тәэмин итә.
Эшләрне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкарды.