«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында һәм Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының дәүләт программасы буенча Яр Чаллы шәһәренә агымдагы елда «ГТЛК» АҖ 80 яңа «НЕФАЗ» автобусы тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 4 сентябрьдә шәһәргә тантаналы шартларда 50 яңа пассажир автобусы тапшырды. Калган 30 автобус 2025 елның сентябрь-октябрендә тапшырылган.
«НЕФАЗ» автобуслары – куркынычсызлык, уңайлылык һәм экологик яктан заманча системалы югары технологияле транспорт. Пассажирлар сыйдырышлылыгы 111 кеше тәшкил итә. Машиналар ЭРА-ГЛОНАСС ашыгыч хезмәтләрне чакыру системасы, автомат янгын сүндерү системасы, вандалга каршы пассажир утыргычлары, салон җылыткычлары һәм башка системалар белән җиһазландырылган.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда «Алга таба лизингка тапшыру өчен җир өсте җәмәгать пассажир транспортының хәрәкәтчән составын сатып алу» инвестиция проекты кысаларында «ГТЛК» АҖ аша шәһәргә лизинг түләүләрен исәпкә алып, 998,4 млн сумлык 44 зур класслы автобус һәм махсус казначылык кредитлары кысаларында 46 автобус сатып алынган.