«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында 0,690 км озынлыкта Нурлат – Түбән Нурлат – Дала Мамыгы автомобиль юлының 5,2 – 5,9 км участогы ремонтланды.
Объектта юлчылар булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А11нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам ясау һәм 5520 кв.м мәйданда А16вн асфальт-бетон катнашмасыннан өслекнең өске катламын салу эшләрен башкардылар. Ремонтланган участокның бөтен буена юл тамгалары сызылган.
Эшләрне «Татнефтедор» ҖЧҖ подряд оешмасы башкарды.