Казаннан Сургутка туры рейслар җибәрделәр

2025 елның 28 октябре, сишәмбе

27 октябрьдән Nordwind Airlines "Икар" авиакомпаниясе белән берлектә Кышкы очыш программасын Казан – Сургут маршруты буенча турыдан-туры даими очышлар белән тулыландырды. Рейслар атнага ике тапкыр 110 пассажир урыны булган уңайлы Эмбраер 190 самолетларында башкарыла.

- Казан-Сургут рейслары дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 22:35 сәгатьтә башкарылачак. Очыш дәвамлылыгы 2 сәгать 25 мин тәшкил итәчәк;
- Сургут-Казан рейслары сишәмбе һәм шимбә көннәрендә 04:15 сәгатьтә башкарылачак. Очыш дәвамлылыгы 2 сәг 40 мин тәшкил итәчәк.

Беренче рейсның йөкләнеше 90% тан артык тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International