Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 ноябрьдән 6923 нче Кизнер – Казан шәһәр яны поездына Корса станциясендә тукталыш кертелә.
Станция Татарстан Республикасынының Шәмәрдән һәм Арча станцияләре арасында урнашкан. Поездның әлеге станция буенча бару вакыты 10.10-10.11. Поезд хәрәкәтенең гамәлдәге графигы үзгәрмәячәк.
Тукталыш «Содружество» шәһәр яны поездлары пассажирлары үтенече буенча расписаниегә кертелгән.
Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары пассажирларга" мобиль кушымтасында һәм 8 (937) 625-04-33 (тәүлек буе) телефоны буенча алырга мөмкин.