Хәрәкәт графигына төп үзгәрешләр Татарстанда, Мари Илендә, Чувашиядә һәм Ульяновск өлкәсендә каралган.
Әйтик, 6751/6753 номерлы Казан-Ульяновск поезды Казан станциясеннән 14.40 да (21 минутка соңрак) китәчәк һәм Ульяновскига җирле вакыт белән 20.19 да (21 минутка соңрак) килеп җитәчәк.
6383 нче Казан-Йошкар-Ола поезды Казан станциясеннән 14.30 да (22 минутка соңрак) китәчәк һәм Йошкар-Олага 17.10 да (22 минутка соңрак) килеп җитәчәк.
6385 нче Казан-Йошкар-Ола поезды өчен юлдагы гомуми вакыт 24 минутка кыскартылган. Казан станциясеннән 07.10 сәгатьтә китә. Марий Эл башкаласына 09.55 сәгатьтә киләләр.
«Содружество» ППК сәфәрләрне алдан планлаштырырга сорый. Барлык маршрутлар турында тулырак мәгълүматны "Россия тимер юллары пассажирларга" мобиль кушымтасында 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) алырга мөмкин.