2023 елның гыйнвар-февралендә Татарстан Республикасында Горький тимер юлы инфраструктурасы объектларында саксызлык аркасында 3 кеше җәрәхәтләнгән.
Бүгеннән Зөя елгасында су ташу һәм суның биеклеге күтәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында ике түбән күпер ябыла.
Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда Казан һәм Чистай шәһәрләреннән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков рәислегендә пассажир навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр республика территориясендә урнашкан региональ әһәмияттәге автомобиль юлларында авырлыгы 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү планлаштырыла.
Республика төбәк юлларында чокырларны ремонтлау эшләре башланды, ул юлларны карап тоту эшенең бер төре булып тора. Хәзерге вакытта сыек һәм салкын асфальт-бетон катнашмасын кулланып чокырларны ремонтлау чаралары башкарыла.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 150 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлда 278 берәмлек техника хезмәт күрсәткән.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Мәскәүдә төбәк территориясендә урнашкан юллар төзелешенә һәм тимер юл ташуларын үстерүгә багышланган эшлекле очрашулар уздырды.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.
Red Wings авиакомпаниясе Антальяга даими рейслар билгели, рейслар атнага бер мәртәбә шимбә көннәрендә булачак.
Бүген Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Федераль юл агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, РФ Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе урынбасары Руслан Лечхаджиев, РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб, ФАД каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Игорь Старыгин һәм башкалар катнашты.