Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2023 елда Казан һәм Чистай шәһәрләреннән ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков рәислегендә пассажир навигациясен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, «Татфлот» АҖ, «СК «Татфлот» АҖ һәм «Волгататсудоремонт» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында пассажир навигациясенә әзерлек һәм аны өзлексез эш белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук, судно компанияләренә суднолар һәм дебаркадерларда ремонт һәм әзерлек эшләрен тәмамларга тәкъдим ителде.