Хәзер төбәк юлларында 150 махсус техника эшли

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 150 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлда 278 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлеккә 2235 тонна ком-тоз катнашмасы чыгарылган.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кар, яңгырлы явым-төшем. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан 9-14 м/с, урыны-урыны белән 15-20 м/с. Көндез 0 +5 градус, төнлә 0 +3 градус. Юлларда бозлавык, кар боткасы, юеш.

Машина йөртүчеләрнең игътибарлы булуларын сорыйбыз. Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында штаттан тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче оператив хезмәте телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International