Фәрит Хәнифов Федераль юл агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында катнашты

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Федераль юл агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Чарада Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков, РФ Дәүләт Думасының Транспорт һәм транспорт инфраструктурасын үстерү комитеты рәисе урынбасары Руслан Лечхаджиев, РФ Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб, ФАД каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Игорь Старыгин һәм башкалар катнашты. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Катнашучылар Федераль юл агентлыгы һәм Иҗтимагый совет эше йомгаклары, шулай ук 2023 елга максатлар һәм бурычлар турында фикер алыштылар. 

Төп доклад белән Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков чыгыш ясады. Ул үткән елда Росавтодорның эше турында җентекләп сөйләде һәм бу елга нинди эш күләме планлаштырылуын билгеләде: «Росавтодор эшчәнлегенең 2022 елда күп кенә нәтиҗәләре һәм күрсәткечләре ведомство эше тарихында рекордлы, уникаль булып тора. Барыннан да элек, бу финанслауга кагыла. Узган ел күрсәткечләре алдагы еллар белән чагыштырганда максималь югары. 2022 елда чыгымнар күләме 1 трлн 62,8 млрд сум тәшкил иткән. Шул чаралар ярдәмендә без барлык планлаштырылган проектларны вакытында тәмамларга өлгердек».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International