Татарстан юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2023 елның 10 марты, җомга

Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 340 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларга 190 берәмлек техника хезмәт күрсәткән. Тәүлеккә 2250 тонна ком-тоз катнашмасы, 11 тонна тоз тотылды.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кар, яңгырлы явым-төшем. Җил көньяк-көнбатыштан 8-13 м/с. Көндез +3...+6 градус. Юлларда урыны белән бозлавык, аяк астында кар боткасы.

Юлларда һәм транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә Министрлыкның тәүлек буе эшләүче  оператив хезмәт телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: (843) 291-91-91.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International