Бүгеннән Зөя елгасында су ташу һәм суның биеклеге күтәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында ике түбән күпер ябыла. Берсе Немчиновка торак пунктындагы "Вольный Стан - Кыят - Яшевка" автоюлындагы күпер. Шулай ук, Черки Кильдураз торак пунктындагы Зөя аша узучы күпер ябыла. Күперләр язгы ташу беткәнче ябык булачак.