Фәрит Хәнифов Мәскәүдә берничә эшлекле очрашу үткәрде

2023 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Мәскәүдә төбәк территориясендә урнашкан юллар төзелешенә һәм тимер юл ташуларын үстерүгә багышланган эшлекле очрашулар уздырды.

Россия Төзелеш министры урынбасары Сергей Музыченко белән очрашуда авыл җирлегендәге грунт юлларын каты өслекле юлларга күчерү һәм бәяләр билгеләү аспектлары турында фикер алыштылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта «Үзебездә җитештерелгән юл-төзелеш техникасын кулланып, хәрәкәт интенсивлыгы түбән булган юллар төзү» программасы концепциясен эшләү, профильле министрлыкларны җәлеп итү буенча эш алып барыла.

Халыкара транспорт коридорлары дирекциясе генераль директоры урынбасары Сергей Сабуров белән очрашу темасы Үзәк Азиягә керә торган дәүләтләргә тимер юл транспорты белән нефть продуктларын ташу мәсьәләләрен комплекслы хәл итү каралды.

Шулай ук "РОСДОРНИИ" ФДУ генераль директоры Александр Бедусенко белән очрашу булды, анда төбәк юлларының терәк челтәрен формалаштыру темасы буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International