ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2025 ел
җомга

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельев, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ транспорт министры Роман Старовойт, «РЖД» ААҖ башлыгы Олег Белозеров, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, проектның партнер илләре һәм халыкара эшлекле бергәлек вәкилләре катнашында «Төньяк – Көньяк» Халыкара транспорт коридоры панель дискуссиясе узды. Чарада шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Яшьлек проспектын (Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр өлешен) ремонтлауга керештеләр. Участокның озынлыгы 2,2 км, киңлеге - 4 полоса.


12
май, 2025 ел
дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында III-техник категорияле Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юллары ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,100 км тәшкил итә.


6
май, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында төбәк һәм җирле юлларда ремонт эшләре, шулай ук юл инфраструктурасын төзекләндерү чаралары узачак. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты федераль һәм төбәк финанславы булган башка программалар буенча башкарылачак.


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Минзәлә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә. Күчмә объект. Исегезгә төшерәбез, эшләр 2024 елның маенда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башланган иде.


1
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама муниципаль районы хакимиятендә якындагы алты елга Түбән Каманың транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Чарада Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Радмир Беляев, Түбән Кама һәм Казаннан профильле ведомстволар вәкилләре катнашты.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәрендә юлчылар Мәскәү районында Декабристлар урамындагы (Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр) 0,9 км озынлыктагы һәм 6 полоса киңлегендәге автомобиль юлын ремонтлый башладылар.


29
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасында 2025 елда юл эшләре программасының гамәлгә ашыра башлануы турында сөйләде. Чарада шулай ук «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев катнашты.


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында 6,2 км озынлыктагы 5,1 – 11,4 км участогында Азнакай – Дүсем автомобиль юлы ремонтлана.


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында 2,4 км озынлыктагы, IV - техник категорияле «Комлы Ковал-Орлов» автомобиль юлының 0,1 – 2,5 км участогын ремонтлауга керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International