Татарстанда илкүләм проект кысаларында светофор объектларын модернизацияләү дәвам итә

2025 елның 5 августы, сишәмбе

Бүген Халыкара светофор көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм юлларда иң танылган куркынычсызлык символларының берсенә багышланган.

Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казанда 13 светофор объектында юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы (АСУДД) җайланмаларын урнаштыру төгәлләнде, Яр Чаллыда 6 светофор объектын модернизацияләү эшләре төгәлләнде.

Әйтергә кирәк, светофор системаларын модернизацияләү авариялелекне киметергә һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен уңайлылыкны арттырырга ярдәм итә. АСУДД урнаштыру светофорларның эш режимын юлларның йөкләнешенә карап автомат рәвештә җайга салырга мөмкинлек бирә. Урнаштыру вакытында шулай ук интеллектуаль юл контроллерлары һәм трафикның интенсивлыгын теркәүче видеокүзәтү камералары монтажлана. Шул исәптән, юл чатларында вәзгыятьне мониторинглау өчен күзәтү камералары реаль вакыт режимында урнаштырыла.

Шулай ук юл эшләре программасы кысаларында быел 7 яңа светофор объектын төзекләндерү планлаштырыла. Бүгенге көндә светофорлар Олы Әтнә авылын урап узучы 2,9 км участогында һәм «Әлмәт – Мөслим» 2,3 км участогында урнаштырылган.

Калган 5 светофор объектын Тукай («Чаллы – Түгәрәк кыры – Бәтке» автомобиль юлы), Чирмешән («Лениногорск – Чирмешән» автомобиль юлы — Чирмешән авылын урап узу), Питрәч («Казан – Шәмәрдән» автомобиль юлы – Иске Шигали торак пунктында, Татар Ходяшево торак пунктында һәм Татарстан Республикасы районнарында «Иске Шигали-Питрәч» автоюлында (Питрәч авылында).

Халыкара светофор көне - юл хәрәкәте иминлегендә кагыйдәләрне үтәү һәм технологияләрнең роле турында искәртү өчен яхшы сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International