«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районында «Актаныш – Мөслим» автомобиль юлының 873 км участогында Ык елгасы аша күпер ремонтлана.
Генераль проектлаучысы - «МостПроектСтрой» ҖЧҖ, генераль подрядчысы - «ТР күперләре» ҖЧҖ. Дәүләт контракты буенча төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлау срогы 2026 елның июль ахырына планлаштырылган.
Юлүткәргечнең озынлыгы 229,8 м. Пролет төзелешенең конструкциясе - корыч-бетоннан, исәпләнгән йөкләнеш - А-11, н-11.
Бүгенге көндә вакытлыча урау юллар һәм җәяүлеләр күпере төзелгән. Объектта булган күпер конструкцияләрен өлешчә сүтү, төп балкаларны ремонтлау һәм монолит пролет төзелеше буенча эшләр башкарылган.
Объектта пролет төзелешенең монолит плитәсен, күпер өслеген, күпердә оештырылган су агызгычны, чистарту корылмаларын һәм су агызу лотокларын, цинкланган өч металл баскычны, күпердә барлык конструктив катламнары булган юл киемнәрен һәм башкаларны урнаштыру эшләре башкарылачак.