Татарстан башкаласында Хөсәен Ямашев проспектына (Адоратский урамыннан алып Яңа Савин районында өченче транспорт дамбасына кадәр аралыкта) 0,3 км озынлыкта һәм 5 полоса киңлектә капиталь ремонт ясалды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылды.
Әлеге автомобиль юлы участогы Казан шәһәренең Совет һәм Яңа Савин районнарын тоташтыра һәм Зур Казан боҗрасы составына керә. Россиянең иң зур стадионнарының берсе булган 45 000 кешегә исәпләнгән «Ак Барс Арена» футбол стадионына килүне тәэмин итә. Стадион күп функцияле комплекс булып тора, ул футбол матчларын гына түгел, ә башка спорт чараларын да уздыру өчен билгеләнгән.
Объектта 23 мең кв.метрдан артык мәйданлы ЩМА-16 югары чыдамлы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелде, 348 погон метр юл кыры ташын алыштырдылар.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Аерым алганда, 10 юл билгесе куелды һәм юл билгеләре сызылды.
Чаралар «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан уздырылды.