«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казанның Вахитов районында Әмирхан Ениики урамыннан Достоевский урамына кадәр 0,2 км озынлыкта һәм 2 полоса киңлектә Иптәшләр урамын ремонтлау эшләре башланды.
Бүгенге көндә юл төзүчеләр күзәтү коелары люкларын сүткәннәр, асфальт-бетон өслекне фрезерлаганнар һәм асфальт-бетон өслекне тигезләүче катламны урнаштырганнар.
Объектта 4 900 кв.м мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәеләчәк, гомуми мәйданы 335 кв. м булган тротуарлар ремонтланачак, 1895 погон метр юл ян ташы һәм 187 погон метр тротуар ян ташы алыштырылачак.
Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылачак. Аерым алганда, 5 юл билгесе һәм 200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр куелачак.
Подряд оешмасы - "Автодорстрой" ҖЧҖ.
«Әгәр узган ел илкүләм проект буенча без гомуми кулланылыштагы төбәк һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын 106 км дан артык озынлыкта ремонтлаган булсак, быел 200 км га ремонт ясаячакбыз. Бу юллар муниципаль районнар белән генә түгел, ә эре шәһәрләргә, сәнәгать үзәкләренә дә алып бара. Нәкъ менә алар буенча төп йөк һәм пассажирлар агымы хәрәкәт итә. Мондый юлларның яхшы торышы юлда вакытны кыскарту һәм йөрү уңайлылыгы хисабына гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга да ярдәм итә", - дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.