Казанда илкүләм проект буенча Воровский урамын ремонтлау төгәлләнде

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районында 0,7 км озынлыктагы һәм 2 полосалы Воровский урамы (Фатыйх Әмирхан урамыннан Адоратский урамына кадәр) ремонтланды.

Объектта 12 мең кв.метрдан артык мәйданлы ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелдерелгән, гомуми мәйданы 2700 кв. метрдан артык булган тротуарлар ремонтланган. Шулай ук юлчылар 1574 погон метр юл ян ташын һәм 1 988 погон метр тротуар ян ташын алыштырганнар.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылды. Аерым алганда, 32 юл билгесе, 72 п.м. җәяүлеләр коймасы куелган, шулай ук юл билгеләре ясалган.

Эшләр «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда илкүләм проект буенча Казан агломерациясендә гомуми озынлыгы 21 км дан артык булган 17 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International