Татарстанда илкүләм проект буенча Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт автомобиль юлы ремонтланган

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча озынлыгы 1,4 км һәм киңлеге 2 полоса булган 72,5 - 73,9 км участогында Яр Чаллы – Зәй - Әлмәт автомобиль юлы ремонтланды.

Объектта 11 мең кв.метрдан артык мәйданлы ЩМА-16 югары чыдамлы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелгән, юл билгеләре ясалган.

"Юллар муниципаль районнарны гына бәйләми, эре шәһәрләргә, сәнәгать үзәкләренә дә алып бара. Нәкъ менә алар буенча төп йөк һәм пассажирлар агымы хәрәкәт итә. Мондый юлларның яхшы торышы юлда вакытны кыскарту һәм йөрү уңайлылыгы хисабына гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга да ярдәм итә", - дип билгеләп үтте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, подряд оешмасы- «Волга-Автодор» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында гомуми озынлыгы 200 км дан артык булган 131 объектта эшләр башкару, шул исәптән 13,5 км төбәк әһәмиятендәге юлларны ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International