«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында 12,1 - 14,7 км участогында озынлыгы 2,5 км һәм машина йөрү өлешенең киңлеге 6 м булган Алабуга – Лекарево - Зур Армалы автомобиль юлы ремонтланды.
Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, а16нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, ЩМА-11 вак таш-мастик асфальт-бетон өслегенең өске катламын 16 мең квадрат метрдан артык мәйданда салу, 4 мең кв. м тирәсе мәйданда юл кырыйларын асфальт-гранулятор белән ныгыту эшләре башкарылган, юл билгеләре ясалган.
Эшләрне «Алексеевскдорстрой» ААҖ подряд оешмасы башкарды.