10 сентябрьдән алып 30 сентябрьнең 20.00 сәгатенә кадәр Шәмәрдән станциясендәге 893 нче чакрымда тимер юл аркылы чыгу урыны автомобиль транспорты хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
ТР Лениногорск муниципаль районында “Лениногорск-Карабаш” автомобиль юлының 6+117 чакрым участогында Мәчкәрә елгасы аша үтүче күперне капиталь ремонтлау төгәлләнде.
Агымдагы елның 8 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 1891 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
8 нче сентябрьдән алып 30 нчы ноябрьгә кадәр Тэц урамы буенча Казан вертолет заводыннан алып “Лукойл” машиналарга ягулык салу станциясенә кадәр автомобиль транспорты өчен хәрәкәт ябыла.