Ел башыннан алып Горький тимер юлының Казан төбәгендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 1891 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе
      Агымдагы елның 8 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә тимер юл аркылы чыгу урыннарында 1891 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Юл кагыйдәләрен бозу очраклары күбесенчә Свияжск-Яшел Үзән аралыгындагы 758 чакрымга туры килә. Тимерьюлчылар транспорт чараларының дәүләт теркәү номерларын диспетчерга җиткерәләр, анан соң ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хатлар җибәрелә.
      Транспорт чараларының семафордагы кызыл сигналга чыгып китү, тимер юл аркылы чыгу урыннарында башка транспортны узып китү, шлагбаумга бәреп керү кебек юл кагыйдәләрен бозу очраклары иң “популярлардан”.
      Чагыштыру өчен: үткән елның шул ук чорында 1529 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International